Документ РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов тарафыннан имзаланды.
Бердәм Чемпионат хәрәкәте составына, нигезләмә буенча, «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте һәм «Абилимпикс» хәрәкәте чаралары кергән. Бу- Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты, Югары технологияләр чемпионаты, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты, махсус хәрби операциядә катнашып инвалид булганнар арасында һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты.
Чемпионат хәрәкәте чаралары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла. Федераль оператор - Һөнәри белем бирүне үстерү институты.