2026 елның 10 һәм 11 апрелендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Ата-аналар иминлек өчен » республика конкурсының финал этабы уңышлы узды.
Финалда 41 команда - муниципаль этапларда җиңүчеләр көч сынашты. Алар составында - 1-4 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары, бу гаиләләрнең юл хәрәкәте иминлеге культурасын тәрбияләүгә югары дәрәҗәдә катнашуын ачык күрсәтә.
Жюри, эшләрне бәяләгәндә, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә, проектларның технологик булуына һәм аларны методик эшкәртүгә аерым игътибар бирде. Проектларны яклау һәм иҗади визитлар йомгаклары буенча барлык командалар да финалистлар дипломына һәм кыйммәтле призларга лаек булды.
Җиңүчеләрне 18 апрельдә Саба муниципаль районында “Дустанә сыйныф серләре” ата-аналар комитетларының республика конкурсы финалында бүләкләячәкләр.