Татарстанда «Созвездие - Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары тәмамланды. Фестиваль ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе ярдәмендә уза.
Февральдән башлап, жюри Әлмәт, Сарман, Әгерҗе, Яр Чаллы, Чирмешән, Лаеш, Кукмара, Апас һәм Яшел Үзәндә булды. Алар чыгышларны карап суперфиналда катнашу өчен иң яхшы номерларны сайлап алганнар.
11 апрельдән 16 апрельгә кадәр фестиваль «УНИКС» КФУ КСКда узачак һәм анда 5,5 меңнән артык бала катнашачак. Алар төп приз - Гран-при өчен көрәшәчәк