8-10 апрельдә Яр Чаллының 88 нче мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өч көнлек семинар узды.
Оештыручылары: «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге, «Мин дөньяны ишетәм!» иҗтимагый оешмасы.
Тантаналы ачылышта кунаклардан сәламләү сүзләре яңгырады. Алар арасында Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов, 5 нче чакырылыш шәһәр Советы депутаты, НГПУ ректоры, доцент Әлфинур Галиәкбәрова, "Мин дөньяны ишетәм!" коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Попова Елена һ.б.лар бар иде.