Бүген, 13 апрель көнне, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Рәхмәтуллин Юныс Вәли улын, "Яшь мөгаллим" күкрәк билгесе белән бүләкләде.
Ул РОССИЯ ВВС офицеры, майор. Серов исемендәге Краснодар югары хәрби очучылар училищесын тәмамлаган. Согуд Гарәбстанында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.
Согуд Гарәбстанына командировкадан соң ул үзенең сугышчан хезмәт хакын Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртлановага һәйкәл ясауга тота. Аны Краснодардан Казанга китергәннәр һәм Казанның 52 нче гимназиясенә бүләк иткәннәр. Ул яшьләр арасында патриотик эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Шулай ук Краснодар краеның татар җәмгыятьләре эшендә актив катнаша.