Казанда күптелле белем бирүнең заманча практикалары фикер алышачак

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

2026 елның 21-22 апрелендә «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Россия Федерациясе халыкларының туган телләре Федераль институты белән берлектә «Бердәмлек күптөрлелектә: күптелле этномәдәни белем бирүнең  заманча практикасы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

Конференциянең максатчан аудиториясе - этномәдәни компонентлы мәктәп директорлары. Конференция этномәдәни белем бирү өлкәсендә фәнни һәм гамәли мәгълүмат алмашуга, тел һәм этнокультура үзенчәлекләрен полимәдәни белем бирү киңлегенә интеграцияләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдир итүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International