Түбән Камада Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында төбәкара укыту-методика үзәге (УМЦ) ачылачак. Проект Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан "Яңа материаллар һәм химия" илкүләм проекты кысаларында эшли башлый.
Сүз ил буенча мондый үзәкләр челтәре турында бара - аларны "Профессионалитет" федераль проектында катнашучы көллиятләр базасында төзиләр. Түбән Кама мәйданчыгы сайлап алынганнар рәтенә керде.
Көллият тәкъдим иткән үзәк программасы СИБУР катнашында федераль ярдәм һәм финанслау алды. Проект 90 млн сум грант отты. Тагын 20 млн сум СИБУР һәм Татарстан бюджеты бирәчәк.
Үзәк предприятиеләрнең реаль ихтыяҗларына белем бирү программаларын эшләячәк. Түбән Камадагы көллияттә булган тәҗрибәне бөтен ил буенча башка профильле уку йортларына таратырга планлаштыралар.