Татарстан Республикасында имтихан эшләрен тикшергән өчен укытучыларга түләүләрне ике тапкырга арттырдылар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстанда быел чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан эшләрен тикшергән  укытучыларга - фән комиссияләре әгъзаларына түләүләрне ике тапкырга арттырдылар. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.

"Элек алар бер сәгать  эш  өчен уртача 130 сум ала иде. Сумма нинди предмет буенча имтихан эшен тикшерүләренә бәйле. Уртача бер сәгать эшләү өчен алар 200 сум һәм аннан да күбрәк алачак», - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International