Татарстанда тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар арасында туган телдән имтихан бирүне сайлаучылар саны арткан. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.
“Туган тел һәм әдәбият буенча бердәм республика имтиханын сайлаган чыгарылыш укучылары саны артты. 28 майда татар теленнән имтиханны 44 унберенче сыйныф укучысы тапшырырга ниятли, бу узган ел белән чагыштырганда 59%ка күбрәк», - диде ул.
Закирова өстәп әйткәнчә,сайлап алу буенча имтихан арасында, 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 5,8 меңнән артык укучы туган телне сайлаган. Бу узган ел белән чагыштырганда йөз кешегә күбрәк.