18 апрельдә Россиядә "Профессионалитет" проектының  Бердәм  ачык ишекләр  көне  узачак

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә "Профессионалитет" федераль проектының барлык кластерларында да  Бердәм ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең MAX каналында хәбәр ителә.

Көллият һәм предприятиеләргә ата-аналары белән бергә  8-11 нче сыйныф укучылары  укучы 970 меңнән артык бала  килер дип көтелә.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко, Россия Президенты Владимир Путин позициясенә таянып, урта һөнәри белем бирү системасы илкүләм  үсеш максатларына юнәлтелгән  булырга һәм икътисадның реаль секторы ихтыяҗларына туры килергә тиеш, дип билгеләде.

Ул, ачык ишекләр көнендә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары булачак һөнәрне  ачыклый һәм предприятиеләрдә эшкә урнашу перспективаларын бәяли алачак, дип өстәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International