Татарстанда 3,6 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментта катнашуга гариза биргән. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.
Быел Татарстан дүрт урынына ике предметтан имтихан тапшыру буенча федераль экспериментта катнаша. Пилот проекты узган елда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә старт алган иде. Быел йомгаклау аттестациясенең яңа кагыйдәләрен Россиянең 12 төбәге, шул исәптән Татарстан да куллана алачак.
Тәҗрибә кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик БДИның мәҗбүри предметларын - рус теле һәм математиканы гына тапшыра. Шуннан соң алар төп гомуми белем турында аттестат алалар. Әлеге документ белән урта һөнәри белем бирү учреждениесе проектында катнашу өчен сайлап алынган проектка керергә мөмкин.