Татарстанда ТДИ (ОГЭ) һәм БДИ-2026: имтиханнар кайчан узачак һәм кагыйдәләрдә нинди үзгәрешләр бар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИның төп чоры 1 июньдә башлана

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 18 меңнән артык кеше тапшырырга планлаштыра, шул исәптән быел һәм узган елларны тәмамлаучылар, көллият һәм техникум студентлары, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Төп чор тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башланачак. БДИның мәҗбүри фәннәрен чыгарылыш сыйныф укучылары 4 июньдә (рус теле) һәм 8 июньдә (математика) тапшырачаклар.  Төп чор нәтиҗәләре 1 июльдән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Туган тел һәм әдәбият буенча имтиханны сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан.

Быел мәктәпләрдә укуны 16,5 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. 2025 ел белән чагыштырганда аларның саны 1,2 мең кешегә арткан, диде Закирова.

БДИ тапшыручы көллият тәмамлаучылар саны ике тапкырга диярлек артты: 2025 елда 166 кеше булса,  2026 елда 319 кеше, дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры урынбасары. Бу көллият һәм техникумнардан соң укырга керүче абитуриентларны югары уку йортларына кабул итү тәртибендәге үзгәрешләр белән бәйле, дип аңлатты ул.

Төп дәүләт имтиханын быел Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 48 меңнән артык кеше тапшырачак. Узган ел белән чагыштырганда тугызынчы сыйныф укучылары 3 меңгә якын кешегә күбрәк, дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры урынбасары.

ТДИ(ОГЭ)ның  вакытыннан алда чоры 21 апрельдән 18 майга кадәр, төп чоры – 2 июньнән 6 июльгә кадәр һәм өстәмә чоры – 3 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр узачак.

Закирова сүзләренчә, быел ОГЭ 2.1 технологиясен кертү дә яңалык булган. Экспериментта эшче һөнәре алырга теләгән тугызынчы сыйныф укучылары катнаша. Ике имтихан нәтиҗәләре буенча аттестат белән алар республикада кирәкле 33 һөнәрнең берсенә укырга керә алалар. Экспериментта катнашу өчен әлегә 3,6 меңнән артык чыгарылыш укучысы гариза биргән, дип ассызыклады министр урынбасары.

Узган ел күзәтүчеләр сыйфатында имтиханнарда 434 ата-ана катнашкан. Быел мондый практика дәвам итәчәк, диде ул.  Аның сүзләренчә, күзәтүче булу өчен, баласы булган ата-ана Рособрнадзорда аккредитация узарга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International