Казанның 302 нче балалар бакчасында  капиталь ремонт тәмамланда

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Казанда капиталь ремонт үткәрелгәннән соң 302 номерлы «Шаян» балалар бакчасы ачылды. Бүген яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин булды.

Бинада мондый зур күләмдәге реконструкция 53 елга беренче тапкыр үткәрелгән. Белгечләр түбәне, инженерлык коммуникацияләрен ремонтлаганнар, бинаны төзекләндергәннәр. Тирә-юньдә 11 балалар мәйданчыгы һәм спорт зонасы урнашкан. Бинаның үзендә мультипликацион студия барлыкка килгән.

Балалар бакчасында 9 төркем бар, анда 140 бала йөри , шул исәптән психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International