“Татарча диктант” бөтендөнья акциясе 24-26 апрельдә узачак

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бөтен дөньяда 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Ул татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлтелгән.

Чарада укучылар, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният эшлеклеләр, журналистлар, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләре катнаша. Акция ирекле һәм түләүсез.

Быел акция унберенче мәртәбә узачак һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International