"Укытучының хокукый ассистенты" чат-ботына беренче атнада укытучылардан 2 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Платформа эшенең беренчел нәтиҗәләрен РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова тәкъдим итте, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
РФ Мәгариф министрлыгы MAX мессенджерында укытучыларның һөнәри хокукларын яклау өчен билгеләнгән "Укытучының хокукый ассистенты" чат-ботын эшләтеп җибәрде. Сервис конфликтлы хәлләрне җайга салуга багышланган берничә тематик бүлекне үз эченә ала, шул исәптән интернетта һәм социаль челтәрләрдә.