2025 елда илкүләм проект кысаларында 8,5 млн укучы профориентация узган

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Россиядә һөнәри белем бирү системасын үстерүгә һәм белгечләр әзерләүне хезмәт базары ихтыяҗлары белән синхронлаштыруга юнәлдерелгән «Кадрлар» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше төп юнәлешләрнең берсе булды.

РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2025 елда профориентациянең бердәм моделе бөтен ил буйлап 8,5 миллионнан артык укучыны колачлаган.

11 төбәктә, мәктәптән көллияткә яки югары уку йортына, ә аннары булачак эш бирүчегә юл төзелгән  пилот механизмы эшли башлаган. Ул икътисадның реаль ихтыяҗларын исәпкә алып, кадрлар әзерләүнең өзлексез чылбырын төзергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International