Казанда яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

15 апрельдә  Казанда «Белем» җәмгыятенең төбәк студиясендә,  ата-аналар һәм яшьләр,  Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, РФ атказанган журналисты, «Хыянәт» документаль фильмы авторы Андрей Медведев белән очрашачак.

Чара яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалауга багышланачак.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, очрашу ата-аналар һәм укытучылар соравына җавап булган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International