Бүген Казанда Туган телләр форумы узачак

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрельдә, Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Туган телләр форумы узачак. Аның кысаларында шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиадага йомгак ясалачак.

Г. Тукайга багышланган Бөтенроссия туган тел форумы «Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка халыкларның телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада Казанда 13 апрельдән 16 апрельгә кадәр узды. Анда 5 чит ил һәм Россиянең 30 төбәгеннән 500 кеше катнашты. Катнашучылар географиясе: Әстерхан, Сембер, Пенза, Свердловск, Самара, Саратов, Ырынбур, Түбән Новгород, Новосибирск, Киров, Төмән, Омск, Иркутск, Кемерово, Ярославль, Чиләбе, Волгоград, Томск өлкәләре, Башкортстан , Чувашия, Мордовия , Марий Эл, Удмуртия , Кырым Республикалары, Пермь крае, Мәскәү шәһәре, Ставрополь һәм Алтай крайлары  һәм 5 чит ил (Төркия, Казахстан, Киргизия, Әзербайҗан, Австралия).

Быелгы олимпиада бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган .

Туган телләр форумы кысаларында, шулай ук Габдулла Тукай әсәрләре һәм иҗаты буенча Бөтенроссия рәсем конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар, Ризаэддин Фәхреддин һәм Каюм Насыйри исемендәге республика премияләре лауреатлары бүләкләнәчәк.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International