Дмитрий Чернышенко һәм Сергей Кравцов Мәгариф министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышын уздырдылар

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Пятигорскидагы «Машук» белем үзәгендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Мәгариф министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышын уздырдылар. Анда 2025 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында фикер алыштылар.

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин  чарада катнашучыларга сәламләү юллаган. Аны вице-премьер укыды.  Дмитрий Чернышенко Россия Мәгариф министрлыгы коллегиясендә катнашучыларга нәтиҗәле уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Чарада  билгеләп үтелгәнчә, Президент Владимир Путин кушуы буенча яңа федераль проектлар эшләтеп җибәрелгән, технологик лидерлык бурычларына йөз тоткан яңа белем бирү моделе формалаштырылган.

 

РФ мәгариф министры шулай ук 2026 елга бурычлар билгеләде. Ул балалар бакчаларын үстерүне һәм мәктәпкәчә белем бирү елында тәрбиячеләргә ярдәм күрсәтүне, «Добрые игры» һәм «Орлята-дошколята»проектларын эшләтеп җибәрүне билгеләп үтте.

Сергей Кравцов шулай ук кадрлар мәсьәләсенә дә  тукталды: «Гомумроссия мәгариф профсоюзы белән берлектә педагогларның хезмәт хакы һәм йөкләнешенә даими мониторинг ясауны дәвам итәбез. Тиешле тәкъдимнәр эшләнде.»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International