«Машук» белем үзәгендә социаль өлкәдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча тармак сессиясе узды. Анда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников катнашты. Ведомство башлыклары мәгариф системасында белгечләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.
Әйтик, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда 3, 5 млрд сумга якын акча бушатылган, алар педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрүгә, мәгариф оешмалары челтәренең куәтен адаптацияләүгә, инфраструктураны модернизацияләүгә һәм сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тәэмин итүгә бүленгән. 2030 елга аны 100 млрд сумга җиткерү планлаштырыла.
Сессия мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы РФ субъектларының башкарма органнары җитәкчеләре өчен белем бирү чарасы кысаларында узды. Ул 14 апрельдән 16 апрельгә кадәр уза.