Иннополис университеты фишингтан саклану платформасын тәкъдим итте

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Россия ИТ-вузының Мәгълүмати куркынычсызлык үзәге белгечләре «ИнноФиш» системасын эшләп чыгардылар һәм теркәделәр. Бу система хезмәткәрләрнең конфиденциаль мәгълүматларны урлаучы интернет-мошенниклык төрләре турындагы белемнәрен 3 тапкырга арттыра һәм куллануның беренче айларында ук социаль инженерия белән бәйле корпоратив иминлек очраклары санын 80% ка киметә.

«ИнноФиш» реаль фишинг кампанияләре уздырырга мөмкинлек бирә. Бу һөҗүмнәргә иң бирешүчән хезмәткәрләрне ачыклау һәм аларны конкрет мисалларда укыту, шуның белән оешманың киберкуркынычлардан саклану дәрәҗәсен арттыру өчен эшләнелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International