Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Сбер милли телләр өчен ясалма фәһем технологияләрен үстерү буенча мөһим эш этабын төгәлләде: GigaChat татар телен үзләштерде

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Сбер милли телләр өчен ясалма фәһем технологияләрен үстерү буенча мөһим эш этабын төгәлләде: GigaChat татар телен үзләштерде

Проект кысаларында татар телендә масштаблы һәм сыйфатлы тикшерелгән мәгълүматлар корпусы формалаштырылды. Аңа әдәби әсәрләр, матбугат басмалары, уку әсбаплары, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының «Туган тел» татар теле милли корпусы ресурслары, шулай ук башка верификацияләнгән ачык текст чыганаклары керде. Бу татар телендәге текстны аңлау һәм генерацияләү сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде.

Модельне Россия халыклары телләренә җайлаштыру буенча бергәләп алып барылган эшнең беренче нәтиҗәсе буларак GigaChat-ны нәкъ менә татар теленә укыту проектка аеруча зур әһәмият бирә. Татарстан Республикасы өчен бу технологик казаныш кына түгел, ә глобаль цифрлаштыру шартларында татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү юлында мөһим адым да булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International