А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) галимнәре туфрак дымлылыгын үлчәүнең гади һәм нәтиҗәле моделен эшләгәннәр. Уйлап табуга патент алынган. Бу казаныш Россиядәге Фән һәм технологияләр унъеллыгы программасына зур өлеш кертә һәм илкүләм инновацияләрнең агросәнәгать комплексы өчен мөһим мәсьәләләрне ничек чишүен күрсәтә.
Туфрак дымлылыгы — үсемлекләр өчен файдалы булган су запасын күрсәтүче мөһим агрономик сыйфат. Шуңа күрә әлеге күрсәткечне үлчәү ысулларын камилләштерү илебезнең агросәнәгать комплексы өчен актуаль тема булып кала. Яңа җиһазның эш принцибы электр үткәрүчәнлегенең дымлылыкка бәйле булуына нигезләнгән. Яңа датчик ике электрод арасындагы туфрак катламы аша ток уздыра һәм аның зурлыгын үлчи.
Эшләүчеләр бәяләвенчә, яңа датчик нигезендә ясалган җайланмалар зур агрохолдингларда да, фермер хуҗалыкларында да кулланыла алачак.