Казанда беренче тапкыр «ВЫЗОВ» премиясе лауреатларының гастрольләре узды. Фәнни йолдыз ролендә Россия Фәннәр академиясе академигы һәм вице-президенты, МДУның химия факультеты радиохимия кафедрасы мөдире Степан Калмыков чыгыш ясады. Ул 2025 елда «Ел галиме» номинациясендә «ВЫЗОВ» премиясенә лаек булган иде.
2026 елда фәнни гастрольләр маршрутына Россиянең сигез шәһәре кертелгән. «Вызов» фондының генераль директоры Наталья Третьяк проектны тамашачы кызыксыну белән каршы алуын билгеләп үтте: «“ВЫЗОВ” премиясендә узган сезоннарда Татарстаннан бик күп гаризалар алдык. Быел Казанда фәнни гастрольләр уздырып карарга карар итүебез очраклы түгел. Бүгенге чарада катнашу өчен теркәлгән кешеләр саны безне таң калдырды — алар 450дән артык иде. Бу безнең өчен сюрприз булды. Фәнни гастрольләр кебек формат фәнне аңлаешлырак, кызыклырак итәргә һәм киң аудиториягә “ВЫЗОВ” премиясе турында сөйләргә мөмкинлек бирә дип ышанам».