15 апрель көнне Әгерҗе шәһәренең 7 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә тәрбия бирүдә заманча алымнарга багышланган төбәкара полилингваль фестиваль узды.
Әгерҗе районы, Әгерҗе шәһәре һәм күрше Удмуртия балалар бакчаларыннан кунаклар уеннар һәм иҗади эшләнмәләр күргәзмәсе тзкъдим иттеләр, ә укытучылар мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең тәҗрибәләре һәм инновацион методикалары белән уртаклаштылар.