Көллият укучыларын һәм студентларын Бөтенроссия кыска видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

«Школа на МАКСимуме» Бөтенроссия кыска видеороликлар конкурсы старт алды. Анда гомуми һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары укучылары катнаша ала. Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә. Оператор һәм оештыручы сы-  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының агарту инициативалары үзәге .

Конкурс укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, аларның мәктәп һәм студентлар тормышына, шулай ук белем бирү процессына кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Ул яшьләргә цифрлы технологияләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерергә, журналистика өлкәсендә белемнәрне яхшыртырга, медиаграмоталылык һәм мәгълүмати мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Конкурста шәхси  яки команда (биш кешедән торган) белән катнашырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International