“Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты һәм Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында 15 апрельдә Алабуга районының “Киләчәк” 39 нчы балалар бакчасында, логопед төременә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Эллада - 2026” ораторлык сәнгате республика конкурсы үткәрелде. Күпсанлы аудитория алдында Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Иң югары бүләк - Гран-прины Казан шәһәренең 253 нче балалар бакчасы, Яр Чаллы шәһәренең 40 нчы балалар бакчасы, Түбән Кама шәһәренең 78 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре алды.