5-7 нче сыйныф укучылары өчен ЯФ буенча түгәрәкләрне Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елында эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР саннар министры Илья Начвин сөйләде.
Начвин сүзләренә караганда, практикага басым ясаячаклар: бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары нейросетлар белән эшләргә, текстлар, презентацияләр, алар ярдәмендә сурәтләр тудырырга өйрәнәчәкләр. Җиденче сыйныф укучылары визуаль конструкторда ЯФ-агентларны үзләре төзиячәк.
«Татар-информ»га ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр иткәнчә, ЯФ-түгәрәкләр бушлай булачак.