Бүләкләү тантанасы татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиадага йомгак ясау тантанасында узды.
Чарада катнашучыларны эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин сәламләде.
Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары:
Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч " балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе-Резидә Закирова);
Биектау районының Ямаширмә авылында «Йолдыз» балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гыймадиева.
Ризаэтдин Фәхретдинов исемендәге премия лауреатлары:
Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат коллективы (җитәкчесе-Фирдүсә Әюпова);
генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбенең туган тел (татар) һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә Сиякина.