15-17 апрельдә Татарстан Фәннәр Академиясендә Россиянең 28 төбәгеннән һәм чит илләрдән 800дән артык укытучы һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашында «Туган тел» Бөтендөнья съезды уза.
Чараның тантаналы өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, съезд Габдулла Тукай каберенә һәм һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланды. Шакиров үз чыгышында, татар телен саклаучы төп көч – укытучылар, дип ассызыклады.
Тантаналы ачылыш барышында укытучыларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдында зур казанышлары өчен» медальләре һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклаган һәм үстергән өчен»күкрәк билгеләре тапшырылды.