Татарстанда кыш көне үк игълан ителгән ясалма фәһем үстерү программасы расланды. Технологияләр укучылар һәм укытучылар, табиблар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, чиновниклар һәм дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар тормышына нинди яңалыклар алып киләчәге турында бүген республика Министрлар Кабинетында Начвин сөйләде.
Мәктәпләргә килгәндә, бишенче-җиденче сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем буенча бушлай түгәрәкләр кертеләчәк. Гыйнварда хәбәр ителгәнчә, башта алар инженерлык юнәлешендәге 100 мәктәптә ачылачак.
Түгәрәкләрне информатика укытучылары алып барачак, алар өчен быел август аенда бушлай квалификация күтәрү курслары оештырыла. Курсларны хәзерге вакытта Казан федераль университеты, Иннополис университеты һәм «21 нче мәктәп» белгечләре әзерли. Квалификация күтәрүдә 623 укытучы катнашачак.
Мәктәп укытучылары өчен күптән көтелгән яңалык: алар күп вакыт сарыф иткән өй эшләрен һәм контроль эшләрне тикшерүне ясалма фәһемгә тапшырырга мөмкиннәр. Бу турыда җентекләбрәк ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.
Татарстанның барлык урта һөнәри белем бирү (УҺБ) учреждениеләрендә ясалма фәһем буенча модуль кертү планлаштырыла. Югары уку йортларына килгәндә, элек игълан ителгәнчә, быелдан «Алгарыш – ЯФ» магистрлык программасы башлана.