«Машук»та узган Бөтенроссия киңәшмәсендә укучыларның иминлеге һәм мәгълүмати белем бирү технологияләрен тикшерделәр

2026 елның 17 апреле, җомга

Пятигорск шәһәрендәге «Машук» белем үзәгендә Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә башкарма органнары җитәкчеләре өчен Бөтенроссия киңәшмәсе тәмамланды. Төбәк вәкилләре тәрбия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эшнең соңгы көнендә цифрлы белем бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга һәм инфраструктура проектларына багышланган сессияләр үткәрелде.

Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Шварцман төбәк вәкилләренә мәгариф өлкәсендәге актуаль күрсәткечләрне мониторинглау кораллары турында сөйләде.

Цифрлы трансформация һәм өстенлекле проектлар департаменты директоры Андрей Горобец «Сферум»ны MAX мессенджерына кертү нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул бүгенге көндә «Сферум»да 25 миллионнан артык кулланучы теркәлгәнен билгеләп үтте. Сервис белем бирү процессында өстенлекле рәвештә кулланыла.

Мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы РФ субъектларының башкарма органнары җитәкчеләре өчен Бөтенроссия киңәшмәсе 14 апрельдән 16 апрельгә кадәр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International