Остазларны «Быть, а не казаться» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

2026 елның 17 апреле, җомга

Укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен “Быть, а не казаться” Бөтенроссия остазлык конкурсы уздырыла. Чараның партнеры — Россия Мәгариф министрлыгы, оештыручысы — Роспатриотүзәк.

Конкурсның максаты — яшьләрнең потенциалын ачуга һәм үстерүгә юнәлтелгән патриотик тәрбия бирү механизмнарын камилләштерү.

Катнашу өчен остазлык, патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия өлкәләрендә эшләүче 16 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары чакырыла. Моның өчен алар 26 апрельгә кадәр «Россия яшьләре» (Молодежь России) платформасында теркәлергә тиеш.

Үткәрү даталары: теркәү – 26 апрельгә кадәр, ярымфинал – июнь–август, финал – 2026 елның сентябре.

Үткәрү форматы: көндезге һәм дистанцион.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International