Татарстанда «Тоталь диктант» үткәрү өчен 1 меңнән артык мәйданчык оештырылачак

2026 елның 17 апреле, җомга

«Тоталь диктант» акциясе бөтен Татарстан буенча 18 апрельдә 14:00 сәгатьтә узачак. Кем диктор булачак, нинди мәйданчыклар төп булып санала һәм быел нинди яңалыклар көтелә – бу хакта «Татар-информ» материалында.

18 апрельдә «Тоталь диктант» үткәрү өчен республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә 1 меңнән артык мәйданчык оештырылачак. Алар барлыгы 40 меңнән артык кешене сыйдыра алачак, дип сөйләде бүген «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә акциянең Татарстандагы координаторы Дарья Дмитриева.

Мәйданчыклар яшьләр һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук республиканың югары уку йортларында оештырылачак.

Акциядә катнашу өчен проектның рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Анда фамилиягезне, исемегезне, атагызның исемен күрсәтергә һәм мәйданчыкны сайларга кирәк.

Быелгы тагын бер яңалык — махсуслаштырылган мәктәпләрдән начар ишетүче балалар өчен биш мәйданчык оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International