Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатын үткәрү буенча оештыру комитеты төзеләчәк. Бу ТР Министрлар Кабинетының коррупциягә каршы экспертиза үтүче күрсәтмә проектында билгеләнгән.
Ярышлар 2026 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уздырылачак. Чемпионат РФ Президенты Владимир Путинның 2024 елның 5 декабрендәге йөкләмәсе нигезендә оештырыла.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен һөнәри осталык чемпионаты беренче тапкыр Казанда 2025 елның июль ахырында узган иде.