15 апрельдә Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре буенча бердәм дәүләт дәреслекләре линейкасын булдыру алымнарын эшләү буенча эшче төркем өчен онлайн-семинар уздырды.
Чара башында РФ Туган телләр федераль институтының уку-методика бүлеге башлыгы Флүзә Гайсина республикаларның дәүләт телләре буенча уку программаларына күзәтү ясады. Алга таба Бурятия, Марий Эл һәм Төньяк Осетия-Алания республикалары вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессын уку-методик озата бару секторы мөдире Ләйсән Гайфуллина тәкъдим итте. Ул республикада нинди телне укытуны сайлау өчен ата-аналарның теләкләренә һәм федераль законнарга туры килә торган барлык шартлар тудырылуы турында хәбәр итте.