Татарстан укучылары «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Геройлар истәлегенә тугрыбыз!» тематик сменасында катнаштылар. Проект «Ватан сакчылары» фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Смена илнең төрле төбәкләреннән 11 яшьтән 13 яшькә кадәрге 60 баланы, шул исәптән Татарстаннан дүрт укучыны үзенә җыйды. Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә, шулай ук үсмерләрдә патриотизм, тарихка хөрмәт тәрбияләүгә һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бу бурычлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Смена программасына патриотик һәм белем бирү чаралары кертелгән иде. Катнашучылар «МХО блиндажы» музеенда булдылар, анда Россия хәрби хезмәткәрләренең батырлык үрнәкләре белән таныштылар, шулай ук ветераннар белән «Батырлык турында диалоглар» һәм «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»дә катнаштылар.