Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәп-интернатында «Жизнь – Родине, честь – никому!» республика фәнни-гамәли конференциясе узды

2026 елның 17 апреле, җомга

15 апрельдә Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәп-интернатында «Жизнь – Родине, честь – никому!» республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада «кадет мәктәбе», «кадет мәктәп-интернаты», «кадет корпусы» дигән махсус атамалары булган гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм педагоглары, шулай ук Татарстан мәктәпләренең кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Конференция кысаларында балалар һәм аларның остазлары тикшеренү проектларын тәкъдим иттеләр, патриотик тәрбиянең актуаль мәсьәләләре, тарих һәм ил алдында торган заманча чакырулар турында фикер алыштылар. Николай Волостновның батырлыгы турындагы истәлекне саклауга һәм Ватанга хезмәт итү үрнәкләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International