Татарстан Республикасының «ПроДвижение» мәктәпкәчә белем бирү педагоглары советы— «Ел тәрбиячесе» — «Созвездие» (Йолдызлык) Бөтенроссия клубының төбәк бүлеге булып тора. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән 2024 елның июлендә оештырылды. Совет рәисе итеп Казан шәһәренең 101 нче балалар бакчасы мөдире Галиева Лилия Рамзил кызы билгеләнде.
Бүгенге көндә бу һөнәри берләшмәдә Татарстан Республикасының 700дән артык мәктәпкәчә белем бирү педагогы әгъза булып тора.
Советның эшчәнлегенә шулай ук «Ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсының төрле этапларында катнашучыларга методик ярдәм күрсәтү керә.
Клубның максатлары — мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең алдынгы педагогик тәҗрибәсен тарату, «Татарстанның ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсында катнашучыларга методик ярдәм күрсәтү, укыту һәм тәҗрибә уртаклашу, талантлы мәгариф хезмәткәрләренә ярдәм итү һәм аларны кызыксындыру, тәрбияче һөнәренең абруен күтәрү, шулай ук аларның һөнәри аралашуына булышлык итү.