Мамадышның район методик берләшмәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда алгоритмик фикерләүне үстерү турында фикер алыштылар

2026 елның 17 апреле, җомга

15 апрельдә Мамадыш шәһәренең 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасы базасында балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм белгечләренең «Балаларның алгоритмик фикерләү күнекмәләрен үстерү буенча эшчәнлекне оештыру» дигән район методик берләшмәсе утырышы узды. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен арттыру максатыннан оештырылды.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татар, рус, инглиз, үзбәк һәм таҗик телләрендә шигырьләр укыдылар. Бу бер коллективта төрле мәдәният вәкилләренең бердәм яшәвенең, ә балаларның кечкенәдән үк халыклар төрлелегенә хөрмәт белән карарга өйрәнүенең ачык мисалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International