2026 елның 26 маеннан 30 маена кадәр Россиядә икенче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты узачак. Бу — агросәнгать комплексы, авыл территорияләре һәм илнең азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы белемнәрне тикшерү буенча федераль акция.
Катнашучыларны теркәү агродиктант.рф сайтында.
Тантаналы ачылыш чарасы Мәскәүдә, «Россия» милли үзәгендә, Авыл хезмәтчәннәре форумы кысаларында узачак.
Проектны «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе, «Россия авылы» партия проекты кысаларында, Россельхозбанк белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә гамәлгә ашыра.