Татарстанда «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Саба аграр көллиятендә «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» беренче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы хәбәр итә.

Чара беренче тапкыр үткәрелде һәм ул балаларда юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга, шулай ук куркынычсызлык мәсьәләләрендә гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлтелгән иде.

Ел дәвамында башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган уен һәм белем бирү мәйданчыклары проектларын эшләделәр.

Җиңүчеләргә Кара диңгез буендагы савыктыру лагерьларына юлламалар, шулай ук конкурс партнерларыннан акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International