Матбугат чараларында уку елының озынлыгын арттыру һәм «бишенче чирек» дип аталучы яңалыкны кертү турындагы хәбәрләр чыгуга бәйле рәвештә, Россия Мәгариф министрлыгы мондый инициативаның максатка ярамавы (кирәк түгеллеге) турында хәбәр итә.
«Каникуллар — ул һәрвакыт балаларның ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту вакыты. Традицион җәйге лагерьлар белән беррәттән, илебездә күп еллар дәвамында мәктәп янындагы көндезге лагерьлар уңышлы эшләп килә. Укучылар өчен җанлы, эчтәлекле һәм күптөрле программалар оештырыла. Балалар спорт ярышларында, иҗади мастер-классларда, экскурсияләрдә катнашалар. Мәдәни һәм патриотик юнәлештәге чаралар каралган. Мондый комплекслы алым балаларның сәламәтлеген ныгытуга, һәр яклап үсешенә һәм социальләшүенә, шулай ук аларның ялы өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга юнәлтелгән. Балалар ялын оештыру сыйфатын күтәрүдә балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмалары өчен бердәм тәрбия эше программасын раслау мөһим адым булды. Моннан тыш, ел саен җәй көне яшәү урыны буенча балаларга өстәмә белем бирү оешмалары, мәдәният һәм спорт учреждениеләре ачык була», — дип ассызыклады РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.