Илсур Һадиуллин РФ төбәкләрендәге татар мәктәпләрен сыйфатлы белем бирү үзәкләре дип атады

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Россия төбәкләрендә эшләүче татар мәктәпләре һәм гимназияләре бүгенге көндә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү үзәкләре булып санала. Бу хакта «Туган тел» форумы кысаларында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Аның сүзләренчә, республикадан тыш этнокультур компонентлы 1100дән артык мәктәп эшли һәм аларның күбесе, аеруча шәһәрләрдәгеләренең абруйлары югары.

Министр үрнәк итеп Самарадагы «Яктылык» мәктәбен, шулай ук Сарытау, Мәскәү, Әстерхан, Ырынбур, Тубыл һәм Төмән шәһәрләрендәге татар мәктәпләрен телгә алды. Бу уку йортларында татар балалары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә белем ала. Ата-аналар мондый мәктәпләрне тәрбиянең югары дәрәҗәсе һәм өметле белем алу мөмкинлеге өчен сайлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International