Укучыларны һәм студентларны Халыкара яшьләр фестивалендә катнашырга чакыралар

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

11–17 сентябрь көннәрендә Екатеринбургта Халыкара яшьләр фестивале узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Катнашырга укучылар һәм студентлар чакырыла. Теркәлү сайтта 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестиваль «Следуй за мечтой. Вместе с Россией» шигаре астында узачак һәм ул халыкара ачык диалог һәм халыклар берләшү мәйданы гына түгел, ә Россиянең иң яхшы проектлары һәм тәҗрибәләре күргәзмәсе дә булачак.

Чарада дөньяның 190 иленнән 10 000 яшь лидер катнашачак: 5 000 россия һәм 5 000 чит ил вәкиле.

Экскурсия программасы кысаларында төрле илләрдән килгән яшьләр Россиянең һәм Екатеринбургның тарихи, табигый һәм мәдәни мирасы белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International