Казандагы олимпиадада укучылар ЯИ-роботлар өчен саклану системасы эшләделәр

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

КФУда «Конструктив куркынычсызлык» дигән яңа профиль буенча Милли технологик олимпиаданың финалы тәмамланды. Анда Россиянең 12 төбәгеннән 57 укучы катнашты.

Катнашучылар ясалма фәһем (ИИ) белән эшләүче автоном системалар өчен саклану архитектурасын эшләделәр. Профиль «Касперский лабораториясе» белән берлектә булдырылган һәм киберкуркынычларга бирешмәүчән системалар проектлый алырлык белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән.

Финалда катнашучылар берничә көн дәвамында заманча робототехниканың төп биремнәрнең берсен — автоном җайланмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне чиштеләр. Алар сулыкларны чистарту өчен каралган «ЭкоБот» роботы проектын эшләделәр.

Классик алымнардан аермалы буларак, укучылар кибериммунлы эшкәртү һәм конструктив мәгълүмат куркынычсызлыгы принципларын кулландылар. Аларның бурычы — төп алгоритм ватылган яки хата биргән очракта да критик мөһим функцияләр сакланып кала торган система төзү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International