Татарстанда яшь укытучылар өчен яңа ярдәм чарасы — «Безнең яңа укытучы» гранты расланды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Түләүне елына 100дән артык кеше ала алачак. Аның күләме 90 мең сум тәшкил итәчәк һәм ул ике этапта — башта 40 мең, аннары 50 мең сум күләмендә күчереләчәк.
Акчалата ярдәм итү конкурс нигезендә үткәреләчәк. Аңа профильле юнәлешләр буенча югары яки урта һөнәри белеме булган, шулай ук, укытыла торган предметка туры килгән очракта, өстәмә һөнәри әзерлек узган укытучылар дәгъва итә ала.