Татарстанда табигый фәннәр укытучылары өчен яңа премияләр кертү планлаштырыла

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстанда физика, химия һәм биология фәннәрен укытучылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү программасы проекты эшләнде. Әлеге инициатива хәзерге вакытта антикоррупцион экспертиза уза.

Документ буенча, бүләкләү күләме квалификациягә һәм эш стажына бәйле рәвештә 230 меңнән 345 мең сумга кадәр булачак. Максималь түләүне — 345 мең сум — югары категорияле һәм тәҗрибәле укытучылар алачак. Биш елга кадәр эш стажы булган укытучыларга 288 мең сум, ә мәктәпләрдә өстәмә эш буларак укытучы югары уку йорты мөгаллимнәренә 230 мең сум каралган.

Түләүне алу өчен берничә критерийны үтәү зарур. Аерым алганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының ким дигәндә 10 проценты БДИда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыярга, укучылары олимпиадаларда призер булырга, ә укытучылар үзләре белем бирү чараларын уздыруда катнашырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International