2026 елның 23–25 апрелендә Красноярскта беренче «Государство для людей» Бөтенроссия форумы узачак. Чара «Государство для людей» федераль проекты кысаларында үткәрелә, аның тормышка ашырылуын Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты Җитәкчесе Дмитрий Григоренко кураторлык итә.
Форум дәүләт сервисларын камилләштерү буенча практик адымнар турында фикер алышу мәйданына әйләнәчәк. Анда федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре, министрлыклар, ведомстволар, шулай ук җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашачак.
Катнашучылар дәүләт хезмәтләрен яхшырту буенча конкрет чаралар турында сөйләшәчәк. Алар арасында — дәүләт хезмәтләрен күрсәтү вакытын кыскарту, кирәкле документлар санын азайту, кабатланучы процедураларны бетерү һәм гражданнарның ведомстволарга бару санын киметү.