5 нче “Зоренька” балалар бакчасында Минзшлә районының укытучылар, өлкән тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре өчен “Профессиональ осталык конкурслары - яңа максатлар, яңа офыклар” темасы буенча семинар-практикум узды.
Игътибар үзәгендә «Россия ел тәрбиячесе-2026» республика конкурсы призеры тәрбияче В. О. Закированың эш тәҗрибәсе каралды. Семинарда катнашучылар балалар белән эшләүнең заманча ысулларын һәм алымнарын, шулай ук ата-аналар белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формаларын карадылар.
Семинар һөнәри диалог, тәҗрибә алмашу һәм педагоглар эшендә гамәлгә ашыру өчен яңа идеяләр эзләү мәйданчыгы булды.
#Мәктәпкәчә белем бирү елы